Карадуган бозында бу юлы 1999-2000 елларда туган малайлар очрашты.
Сәбәбе, шушы җирлектә даими рәвештә үз призларына ярышлар оештыручы шәхси эшмәкәр Рәис Хөсәенов. Ул быел да хоккей ярышлары оештырды. Ярышларга да моңарчы күрелмәгән санда - 9 мәктәптән командалар килгән иде.
Ярышлар олимпия системасында алып барылсалар да, караңгы төшкәч кенә тәмамланды. Җиңүне янә боз хуҗалары яулады. Икенче урында Түнтәр, өченчедә Шеңшеңәр мәктәбе хоккейчылары.
Рәис абыйлары берсен дә бүләксез калдырмады. Акчалата бүләкләр, медальләр, дипломнар тапшырды.
Фото: http://sportprimorye.ru/sports/hockey/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев