Уздырып та карадылар инде быел хоккей уеннарын Карадуганда. Инде чираттагысы, мәрхүм Бакый ага Зиятдинов заманыннан уздырыла башлаган герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына узды.
Шунысы тагын куанычлы, Карадуганның һәр уенын тамаша кылучы үз спорт сөючеләре бар. Карадуган бозы ул көнне шау килеп торды. Шулай булмыйча, бу көнне авылга зона ярышларында җиңеп чыккан 2000-01 елгы балалар арасындагы иң көчле командалар килгән иде. Уеннар да көчле барды.
Нет комментариев