Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда триатлон ярышлары булачак

3 август «Казан триатлоны-2014" шәһәр беренчелеге һәм шәхси исәп буенча ачык триатлон чемпионаты үткәрелә.

Триатлон - индивидуаль спорт төре. Ул йөзү, велосипедта узышу, йөгерүне үз эченә ала. Алар бер-бер артлы туктаусыз башкарыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу ярышлар җәйге триатлонны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әлеге спорт төрендә иң көчле спортчыларны билгеләү максатыннан үткәрелә.
Ярышларның су этабы "Локомотив" пляжында уза. Велосипед һәм йөгерү этаплары Казансу елгасы яры буенда булачак, бу дистанция 2 кмны тәшкил итәчәк. Дистанция озынлыгы нинди категориядә катнашуга да бәйле. Һәр катнашучы билгеле бер яшь категориясендә чыгыш ясый. Үз көчеңне сынау өчен әзерлекле, махсус спорт җиһазлы булырга һәм онлайн-регистрация узарга кирәк.
Чараны оештыручылар булып "Негонки" велоберләшмәсе һәм Казан Мэриясе тора. Ярышлар 3 августта иртәнге 9да башлана.
Фото:http://kazanorient.my1.ru/news/kazanskij_letnij_triatlon_2014/2014-07-02-376
Чыганак "Intertat.ru" республика электрон газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250