Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанның Яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы булдырылачак

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы Закон 16 ноябрьдән үз көченә керәчәк.

Татарстанның Лаеш районы территориясендә, яңа спорт комплексы төзеләчәк, бу көздә ул җирләр рәсми рәвештә Казанга кушылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова сөйләде.

"Казанга кушылган бу территориядә чаңгы ярышлары, биатлон буенча ярышлар һәм тренировкалар уздыру өчен спорт комплексы төзү планлаштырыла", – диде спикер.

Ул ассызыклаганча, бу территориягә республика хакимият органнарының да, муниципаль берәмлекнең дә башка планнары юк.

Комплекс универсаль булачак: анда профессиональ спортчылар белән беррәттән яңа уенчылар да шөгыльләнә алачак, дип билгеләп үтте Латыйпова.

Трассаның озынлыгы - 5 км, киңлеге -  12 м. ул төрле сезоннар өчен көйләнгән булачак, җәй өчен махсус асфальт юл каралган.

Комплекс төзелеше башланды инде. Төзү эшләре инде быел ук тәмамланып, база беренче спортчыларны кабул итәчәк.

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы Закон 16 ноябрьдән үз көченә керәчәк.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан спорт биатлон