Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Киттек Арборга, волейбол уйнарга!..

Арбор авылының районда үзенчәлекле үз урыны бар. Тыйнак кына, гади генә яши бездә халык. Әнә шул гадилеге белән бөек тә ул. Мактанып, кечкенә эшне дә зур итеп күрсәтеп йөрмиләр арборлылар.

Югыйсә, мактанырлык эшләр дә, кешеләр дә шактый. Мисалга 23 нче февральдә үткәрелгән волейбол ярышын алыйк. Бу ярыш инде күп еллардан бирле урнашкан матур традиция буларак, быел да хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдаш егетләребез истәлегенә уздырылды. Шулай ук ярыш башланыр алдыннан катнашучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, яуда башларын салганнарны бер минут тынлык белән искә алып үттеләр.
Ярышларда 7 команда катнашу - зур булмаган авыл өчен аз түгел инде, шулай бит?! Кискен көрәш нәтиҗәсендә I урынга - полиция бүлегендә хезмәт итүче Арбор егетләре, II урынга - Студентлар - 1, III урынга Авыл яшьләре командалары лаек булды. 4-6 нчы урыннарны Укучылар, Укытучылар һәм Студентлар-2 командалары бүлеште. Ә җитәкчеләр исә быел сынатты - җиделекне алар төгәлләде.
Ярыш күтәренке рухта үтте, күп санлы тамашачылар да, волейболчы ир-егетләр үзләре дә канәгать калдылар. Волейбол ярышларының даими иганәчесе - "Арбор" хуҗалыгының бүләкләрен алып, караңгы төшкәндә генә таралыштылар. Тик озакка түгел - 8 мартта кабат мәктәп спортзалы волейбол яратучыларның шау-шуыннан гөрләп торачак. Бу юлы инде хатын-кызларыбыз көч сынаша. Инде бүгеннән үк 5 команда тренировкаларга йөри башлады.
Менә шулай яши безнең авыл! Әйдәме, Арборга - волейбол уйнарга?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250