Кызлар туп тибә
Татарстан буйлап бу мәктәп укучылары 2000-2001 нче елгы малайлар һәм кызлар командасы «Күн туп» Бөтенрәсәй ярышларына кушылып, Сабада узган зона ярышларында I урынны яулап, финал ярышларына юллама алганнар иде.
Малайлар Бөгелмәдә узган финал ярышларында VII урынны яуласалар, кызлар исә Әлмәттә узган финал ярышларында пьедесталның икенче баскычына ук күтәрелделәр. Шушы ук мәктәпнең 1996-1998нче елларда туган кызлар командасы Татарстан беренчелеге кысаларында Мамадышта узган зона ярышларында - II, Казанда үткәрелгән финалда V урыннарда калдылар. Шунысы күңелле, мәктәп кызлары үзләрен Татарстанда гына күрсәтеп калмыйча, Рәсәй күләмендә дә танытырга өлгерде. «Кызларыбыздан Ләйлә Гасанова, Зөлфия Латыйпова, Зәлидә Хөсәе-нова, Илзия Габдрахманова 1999-2000нче елгы кызлар арасында Ульян шәһәрендә узган Рәсәй чемпионатында Татарстан данын якладылар. Казан, Яр Чаллы кызлары белән безнең кызлар уйнавы үзе нинди горурлык. Чемпионатның үз югарылыгында уздырылуы, кызларыбызның медальләр, дипломнар, бүләкләр алуы күңелләребездә бик матур тәэсирләр генә калдырды», дип үз фикерләре белән уртаклашты команда тренеры Рамил Әминов. Әле дә тик ятмыйлар туп тибүчеләр. Күптән түгел генә 1994-1995нче елгы кызлар арасында Сабада узган Татарстан чемпионатының финал ярышларында бишенче урында калсалар, бүгенге көндә мини-футбол буенча республика чемпионатына зур әзерлек эшләре алып баралар. Тагын да зур җиңүләр насыйп булсын сезгә, кадерле кызларыбыз!
Рәсемдә: яраталар да соң туп тибәргә Салавыч мәктәбендә. Ул кызлары дисеңме, малайларымы , быел да җәй буе ял итмәделәр - туп типтеләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 13:21Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото) Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.1100
-
7 июль 2022 - 12:11Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерү сорала Балтач ветеринария берләшмәсе барлык мөселманнарны 9,10,11 июль көннәрендә Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерүегезне сорый.4100
-
7 июль 2022 - 10:46"Сабантуй" ял паркында узган физик мөмкинлекләре чикле райондашлар Сабантуеннан фоторепортаж Бәйрәм искиткеч матур оештырылган, уен-көлке, жыр-бию гөрләп бар11701
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар45900
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.60800
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.124900
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.77201
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.47001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика