«МДСУ-1» оешмасы призына узган бадминтон буенча турнирда кемнәр җиңде?
Спорт

«МДСУ-1» оешмасы призына узган бадминтон буенча турнирда кемнәр җиңде?

Ярышларда Мамадыш, Теләче, Саба, Кукмара, Балтач районнарыннан җыйналган 70кә якын уенчы көч сынашты

 «Балтач» спорткомплексында 11нче тапкыр «МДСУ-1» оешмасы призына районара бадминтон буенча турнир узды.

Ярышларда Мамадыш, Теләче, Саба, Кукмара, Балтач районнарыннан җыйналган 70кә якын уенчы көч сынашты.

Балтач районы башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләр командасы беренчелекне яулады. Саба – икенче, Мамадыш – өченче, Кукмара – дүртенче, Теләче командасы бишенче урын яулады. Котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев