Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Норма мәктәбендә Васыйл Гарифуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары узачак

Бу атнада безне тагын бер зур бәйге көтә.

Районыбызның гына түгел , республикабыз көрәшенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган укытучысы һәм атказанган тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә Норма урта мәктәбе спортзалында 1998 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында татарча көрәш ярышлары узачак. Ярышлар 26 апрель көнне иртәнге унынчы яртыда тантаналы төстә ачылачак. Яшь көрәшчеләребез 28, 32, 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм аннан югары үлчәүләрдә бил алышачаклар. Көрәшчеләрне үлчәү иртәнге сигезенче яртыдан тугыз сәгатькә кадәр алып барылачак.
Мавыктыргыч көрәшебезне карарга рәхим итегез!
Фото:http://www.xcw-abz.ru/news/sorevnovanija_po_nacionalnoj_borbe/2013-10-20-747

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250