Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нурзада Сәмигуллин: "Беренче кросс бераз үзенчәлек белән узды" (фото)

Ниһаять, яңа уку елының беренче ярышын уздырып та җибәрдек. Чаңгычыларның гомуми физик хәзерлекләрен тикшерү максатыннан оештырылган кросс ярышларында йөздән артык бала йөгерде.

Ярышларның быелгысы, парклар һәм скверлар көненә багышлап, бераз үзенчәлек белән узды. Ярышларыбыз яңа ачылган "Сабантуй" ял паркында узганлыктан, чаңгы роллерларында узышу да программага кертелгән иде.
Тагын бер зур шатлык, ярышларыбызны район җитәкчеләребез - район башлыгы Р.Нотфуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Р.Шакиров тамаша кылып, бүләкләрне дә үзләре тапшырып киттеләр.
Ә җиңүчеләребез булып түбәндәге укучыларыбыз танылды.
1997 елгылар арасында Алина Иванова /Чепья/, Динар Хәлимов /Балтач/,
1998-99 елгылар арасында Гөлшат Галимуллина /Балтач/, Илназ Минмуллин /Чепья/,
2000-01 елгылар арасында Татьяна Андреева, Александр Никитин /икесе дә Чепьядан/,
2002 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында Зәйнәп Нигъмәтҗанова /Балтач/, Зөфәр Шәйхетдинов /Куныр/ чемпион булып танылдылар.
Ә чаңгы роллерларында узышуда Алинә Хөснетдинова, Динар Хәлимов, Илдар Галиев, Марина Григорьева /барысы да гимназиядән/, Балтач мәктәбеннән Элина Сәгыйтова, Ильяс Исрафилов, Чепьядан Александр Никитиннарга тиңнәр табылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250