Район башлыгы призына үткәрелә торган татарча көрәш ярышлары быел да Балтач универсаль спорт комплексында уздырыла.
Ярышлар ике көн - 27нче һәм 28нче декабрьдә булачак. Көрәшчеләрне үлчәү сәгать 8дә, ярышларны ачу тантанасы сәгать 10да башлана.
Ярышлар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәү авырлыкларында узачак. Командаларның махсус формалардан килүе таләп ителә. Районкүләм зур көрәш бәйгесенә рәхим итегез.
Фото: http://vk.com/borcy
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев