Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда беренче мәртәбә урыс шашкасы буенча ярышлар үтте

Районыбызда тагын бер спорт төре артты. Урыс шашкасы инде без белгәннән бирле уйналып килсә дә район күләмендә уенчылар җыеп, аренага беренче мәртәбә чыгуы. Бу адымга беренчеләрдән булып Балтачтан шәхси эшмәкәр Марат Хәбибуллин алынды.

Беренче коймак һәрчак төерле була, диләр. Әллә, районыбызда бер көнне берьюлы өч ярыш оештырылу сәбәпче булдымы, ярышларга 6 мәктәптән генә уенчылар килгән иде. Шуңа карамастан, ярышлар бик матур узды. Иң беренче чиратта кыю адым ясаган Маратка, Балтач гимназиясе коллективына, аеруча аның директоры Ринат Мөхәрләмовка, директор урынбасары Раушания Юнысовага олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Менә дигән итеп каршы алдылар, менә дигән итеп озатып та калдылар.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында узган ярышларда барлыгы 48 уенчы уйнады. Кызлар арасында җиңүчеләр булып Зәйнәп Бикбаева /Балтач/, Камилә Юнысова /гимназия/, Алинә Канафиева /Балтач/ , малайлар арасында Рафаэль Хәбибуллин /гимназия/, Данил Федоров /Чепья/, Илназ Хаҗиев /Балтач/ танылды.
Команда беренчелегендә Балтач мәктәбе уенчыларына тиңнәр булмады. Гимназиялеләр - икенче, Балтач мәктәбенең өченче командасы /ярышларга өч команда куйган иде/ өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250