«Сабантуй» паркы янындагы мәйданда "Республика көне" уңаеннан ат чабышы ярышлары уздырылачак. Әлеге ярышлар буенча тулырак мәгълүмат белән таныштырабыз.
Бу ярыш 5 төрдә: чиста токымлы, ярымтокымлы айгырлар, бияләр һәм гарәп атлары арасында үткәреләчәк. Чабышкылар 1200 - 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашачаклар.
Ярышка теркәлү вакыты 9.00 - 10.30 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 11.00дә биреләчәк.
Ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт.
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу кирәк.
Хөрмәтле райондашлар, Сезне бәйрәмгә чакырып калабыз!!! Рәхим итегез!!!
Нет комментариев