Ринат Хәйретдинов Баулыдан җиңү белән кайтты
Спорт

Ринат Хәйретдинов Баулыдан җиңү белән кайтты

Татарстанның атказанган артисты, композитор, танылган көрәш остасы Вил Усманов үзенең туган ягы - Баулыда әтисе Нургали абый истәлегенә Россиякүләм татарча көрәш ярышлары уздырды.

Билгеле, элеккеге дуслар буларак, ул безгә дә чакыру биргән иде. Командабыз ярышларга барып, бил алышып, кунак булып кайтты. Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов әлеге ярышларда бил алышып, үзенең спорт арсеналын тагын бер бүләккә арттырды, өченче призлы урынны яулады.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев