Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәлиф Әскәров үз призына чаңгы ярышлары оештырды (фото).

Чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров шушы көннәрдә генә үз призына чаңгы ярышлары оештырып күпме баланы куандырды.

6 яшь аерымалыгында уздырылган ярышларда 10 мәктәптән 133 яшь чаңгычы төрле дистанцияләрдә узышты. Билгеле, чаңгы бәйрәмен уздыруга спорт остасының дуслары да ярдәмгә килгән. Балтачтан шәхси эшмәкәрләр Глеб Давлеков, Рифат Зарипов, ветстанция башлыгы Алмаз Исрафилов, гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов. Менә шушы игелекле кешеләр бәйрәмне ямьләндеределәр дә инде.

Ә чемпионнарыбызга килсәк, менә алар 1996-97 елгылар арасында - Алина Иванова /Чепья/, Радион Кушаев.

1999-2000 елгыларда - Карина Бедикян /Кече Лызи/, Рәсүл Мөхәммәтҗанов /Норма/.

2001-02 елгыларда - Ульяна Кумаева /Чепья/, Рәйхан Газыймов /гимназия/.

2003-04 елгыларда - Зәйнәп Нигьмәтҗанова һәм Аяз Гыйләҗев /икесе дә гимназиядән/.

2005-06 елгыларда - Гүзәл Дәүләтшина/гимназия/, Арсений Иванов /Кече Лызи/.

2007 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында - Алия Исрафилова һәм Данияр Хафизов /икесе дә гимназиядән/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250