Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Рубин» тамашачыны стадионга кайтара алырмы?

Сүз уңаеннан, «Рубин» — «Краснодар» матчы алдыннан әле кайчан гына гөрләп торган фан-зонада аз гына күләмдә футбол җанатарларын күрергә мөмкин иде. Ни өчен җанатарлар дим, чөнки муеннарында «Рубин» шарфлары җилферди иде.

Буш фан-зона. Бухаров кайтты. Яшь егетләр күпләп уйный башлаган. Бушка машина кую урынына әйбәт кенә керү, ләкин озакка сузылган чыгу… Футбол буенча Россия чемпионаты старт алды.

Узган ял көннәрендә Россиядә чираттагы футбол сезоны башланып китте. Әлбәттә, бөтен дөньяны гөрләтеп планетар масштабтагы мундиаль уздыргач, безнең илдә футболга мөнәсәбәт үзгәрер, халык күпләп стадионнарга йөри башлар, дөнья чемпионатындагы маркетинг системасы ил күләмендә дә кулланылыр дигән өмет бар. Ләкин… Россиягә, шул исәптән Казанга Роналду, Гризман, Месси һ.б. йолдызлы футболчылар килү һәм шәһәр урамнарында Колумбия, Бразилия, Франция, Аргентина җыелма командаларының җанатарлары күпләп йөрүе бер хәл, ә менә ил чемпионаты… Гафу итегез, әмма Россия чемпионатының беренче турындагы «Оренбург» — «Спартак», «Енисей» — «Зенит», «Арсенал» — «Динамо», «Рубин» — «Краснодар» уеннарын Франция — Хорватия, Бразилия — Бельгия матчлары белән чагыштырып буламы? Әлбәттә, юк. Гомумән, беренче турда үзәк уен дип аталырлык матчны аерып чыгарып буламы? Белмим. Бәлки «Уфа» — «Локомотив»тыр. Беренчесе узган ел аз гына медальләр яуламады һәм аннан баш тренер Сергей Семак китте, икенчесе чемпион булып танылды. Кыскасы дөнья чемпионаты инде башка тарих та, инде бөтенләй яңа сәхифәләр язар вакыт җитте.

Сүз уңаеннан, «Рубин» — «Краснодар» матчы алдыннан әле кайчан гына гөрләп торган фан-зонада аз гына күләмдә футбол җанатарларын күрергә мөмкин иде. Ни өчен җанатарлар дим, чөнки муеннарында «Рубин» шарфлары җилферди иде. Әлбәттә, футбол маркетингы алга киткән шәһәр яки илләрдә бу мәйданчыкны чемпионат ачылу уңаеннан кулланырга мөмкин булыр иде. Әйтик, бер-ике сәгатьлек концерт-күңел ачу чарасы, аннан бердәм агым булып, «Казан-Арена»га таба хәрәкәт итү… Ләкин без читтән килгән кунакларның гына кәефен күрә беләбез дә, дөнья күләмендә генә үзебезне күрсәтергә яратабыз. Үзебезнең Камил, Илдар, Ваня, Таняларга әнә стадион каршында оештырылган кечкенә генә «пятачок» та җитә ич. Дөнья чемпионаты вакытында рекорд артыннан рекорд куйган җанатарлар саны да «Рубин»ның беренче уенында өч тапкырга азрак иде.

«Рубин»га быел артык өмет багламыйлар. Узган ел, әлбәттә, ниһаять командага Корбан Бердыев кайткач, могҗиза көткән идек, әмма бер керүдә үк барып чыкмады. Быелгы сезон алдыннан исә командада финанс кыенлыклар барлыгы да ачыкланды. Мондый очракта Бердыевның яшьләр белән эшли белү сәләтенә һәм үзен әтиләредәй күргән уенчыларга гына өметләнергә кала. Соңгыларына Навас, Джанаев, Полоз, Азмуннарны кертәбез. Һәм, әлбәттә, Александр Бухаровны. Чаллыда туган, Казанда Бердыев җитәкчелегендә танылган, аннан «Зенит»ка китеп, футбол нәрсә икәнен дә оныта башлаган, ләкин шул ук Бердыев тырышлыгы белән «Ростов»та янә «терелгән» егет, ниһаять, туган якларына кайтты. Үз сүзләренә караганда, бурычын кайтарырга кайтты. Хезмәт хакы да зур түгел, премияләр күрсәткән уены буенча билгеләнәчәк, диләр.

Бухаров беренче минутлардан ук мәйданга чыкмады. Һөҗүмче роле Сердар Азмун белән Дмитрий Полозга йөкләнгән иде. Һәм Сердар үзенә багланган өметләрне аклады тәки. Беренче таймда ук көндәшләре капкасына ике матур гол кертеп, беренче турдан соң иң нәтиҗәле һөҗүмче булып танылды. Әгәр дә эшләр болай барса, аны барыбер чит ил командалары үзенә алмый калмас, мөгаен. Узган сезон искә төшә. «Рубин»га килгән Жонатас әнә башта ук көндәшләре капкасына берничә гол кертеп, иң яхшы һөҗүмче булып таныла башлаган гына иде, «Ганновер»га китеп барды. Дөресрәге, «Рубин» аны сатып әйбәт кенә акча эшләде. Нишлисең, футбол — бизнес ул. Ә Азмунны саткан очракта, гомумән, әйбәт кенә эшләргә мөмкин булачак әле. Чөнки Азмунга ихтыяҗ бар, сорау зур.

Икенче тайм ахырындарак Азмунны Бухаров алмаштырды. Александр тырышты үзе, тырышмады түгел. Әмма күренеп тора, авыррак йөгерә. Хәер, Бердыев кулына эләккәч, рәткә керер әле дигән өмет бар. Командага да. «Рубин» биш елга беренче тапкыр премьер-лигадагы сезонны җиңүдән башлап җибәрде. Соңгы елларда лидерлар арасында йөргән команданы җиңеп. Икенче турда безнекеләр Мәскәүдә «Динамо» белән уйный. Аннан инде «Зенит» кунакка киләчәк. Сергей Семак, Кристиан Нобоа, Эльмир Нәбиуллиннар белән берлектә. Анысына тамашачы күбрәк киләчәк. Ә инде отып та җибәрсәк, һичьюгы, матур уен күрсәтсәк, тамашачы әле стадионга кайтырга мөмкин…

 

zen.yandex.ru

Фото: ФК «Рубин»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол