Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта хоккей уеннары

Иске Салавыч авылы егете Сәйфетдинов Фәнил абыйның арабыздан киткәненә дә шактый еллар узды. Заманында җаны-тәне белән бирелеп хоккей уйный иде Фәнил абый.

Салавыч халкы аны онытмады, 1 нче февраль көнне узган ярышлар шуның дәлиле. Ярышка командалар күп килмәсә дә, уен кызу барды. Салавыч авылыннан гына да 3 команда - Салавыч-1, Салавыч - Студентлар, Салавыч-ветераннар командалары катнашты. Шулай ук Шубан һәм Кенә авылы егетләре дә көч сынашты.
Ярыш бер минут тынлык белән башланды. Нәтиҗәдә, Салавыч-Ветераннар командасы җиңү яулап чыкты. Ярышларның спонсоры - ООО СХП "Татарстан" җәмгыяте җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
7 нче февраль көнне исә Салавыч авылы кабаттан кәшәкә тавышы белән яңгырап торды. Бу юлы ярышлар Чечняда һәлак булган авылдашыбыз Насыйбуллин Илнур абый истәлегенә уздырылды. 7се көнне кечкенәләр, 8е көнне зурлар командалары ярышты. Кечкенәләрдән Салавыч командасы җиңеп чыкты. Салавыч уенчысы Шәрәфиев Риназның җитезлегенә, уен осталыгына сокланмаган кеше булдымы икән ул көнне? Бөтерчек сыман зыр-зыр килеп уйнаган бу кечкенә малайны күреп, горурланып тордым. Уңышлар сина,Риназ! Җиңүчеләр спонсор Наил Мостафинның бүләкләренә лаек булдылар.
8е көнне 4 команда - Салавыч, Сасна, Смәел, Кенә катнашты. Егетләр чын дәрәҗәсендә көчле уен күрсәттеләр. Урамдагы суык та, уеннарның караңгы төшкәнче баруы да куркытмады җан атарларны, чөнки бозда осталар уены барды. Саснаның "Бөркет" командасы егетләре чын бөркет булуларын раслап, 1 нче урынга лаек булдылар. Салавычлар 2нче, Смәелләр 3нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр! Бу ярышның спонсоры Салавыч егете Илһам абый Гәлләмов. Җиңүчеләрнең кулларын кысып, бүләкләрен дә ул тапшырды.
"Эш күрсәткән ирне ил онытмас", - диләр. Салавыч авылы халкы да үзенең газиз улларын онытмас. Әлеге уеннар алар рухына дога булып барып ирешсен иде. Уеннарны оештыручыларга, спонсорларга рәхмәт сүзләре әйтми калып булмый. Үз игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын!
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250