Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сөенче! Балтач хоккейчылары "Алтын алка"лы булды

Аксубайның үзәк боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге " Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының ачык шугалаклар арасында хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.

Анда 2004/2005 елгы малайлар катнашты. Балык Бистәсе, Балтач, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки, Кайбыч районнары һәм мәйдан хуҗалары ике көн дәвамында республиканың иң яхшы хоккейчылары беренчелек өчен көч сынашты.

1-2 урын өчен безнекеләр мәйдан хуҗалары белән көч сынашты, әйтергә кирәк, әлеге хәлиткеч көрәш аеруча киеренке булды. Бер-берсенә лаеклы көндәшләр югары тизлек күрсәттеләр. Әмма Балтач егетләре сер бирмәде, безнекеләр беренче, 2 урында– Аксубай, 3 урын Кайбыч хоккейчыларында.

Турнирның "Иң яхшы уенчы" исеменә дә Балтач егете - Ирек Зәкиев лаек булды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей