Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт аша күӊелләрдә истәлекләр саклана

Балтач бистәсенеӊ спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә бу шимбәдә узган баскетбол уеннары аеруча истәлекле булды. Рәсми кысаларда узмаса да, уенга район мәктәпләреннән 9 егетләр һәм 4 кызлар командасы җыелган иде.

Чараныӊ рухи яктан кыйммәтлелеге – арабыздан вакытсыз киткән, кыска әмма мәгънәле тормышы белән күпләргә өлге булырлык Рәмис Насыйбуллинныӊ истәлегенә үткәрелүе һәм аны олылап искә алу иде. Яшь ягыннан Татарстан Югары Судыныӊ иӊ яшь судьяларыныӊ берсе булып зур хезмәткә керешүе аныӊ классташлары, якыннары өчен зур горурлык иде. Югары урыннарда эшләсә дә, ул һәрвакыт һәркемгә ярдәмчел, гадел Рәмис булып калды. Бу турыда ярышларны башлаганда Рәмис Насыйбуллинныӊ бергә укыган классташлары тагы бер кат искәртеп уздылар. Ярышларныӊ башлануын белгертеп, яӊгыраган гимннан соӊ гимназия кызларыныӊ дәртле биюләре уен мәйданына, һәркемнән көч, кызулык, реакция сорый торган баскетбол ярышына чакырды.

Уеннардан соӊ җиӊүчеләр ачыкланды. Кызлар арасында беренче урында гимназия, икенчедә сосналылар, ә өченче урында Балтач мәктәбе кызлары булды. Егетләр арасында беренче урынны шулай ук Балтач гимназиясе егетләре алды, икенчедә Сосна төп белем бирү мәктәбе укучылары, өченчедә Норма урта мәктәбе  егетләре булды. Җиӊүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баскетбол

2
X