Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Балтач" спорткомплексында бокс буенча финал ярышлары бара

Бүген районыбызда Уран Ишморатов истәлегенә бокс буенча "ТР төньяк-көнчыгыш зонасының иң көчлесе" 5нче республика Беренчелеге ярышларының финал өлеше бара.

"Балтач" спорткомплексында узган ярышларда төньяк-көнчыгыш зонаның иң көчле боксчылары катнашты. Мәртәбәле кунаклар катнашында үткән бу чарада беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Ярыш безнекеләр өчен зур югалтулар да, җиңүләр дә алып килде. Алдагы ярышларда гел беренчелекне алып килгән спортчыларыбыз җиңелүләрне кабул итә алмый хәтта елады да. Егетләр еламый димәгез. Көчсезлектән түгел ул, өметләрне аклый алмаудан гына. Ә шулай да аларны призерлар арасында күрү җанатарлар, тренерлар өчен зур горурлык булды.
Бик киеренке шартларда үтте ярыш. Җиңү, җиңелү, яралар... барысы да артта калды. Республика югарылыгында үткән ярышларспорт тарихында матур мизгелләр белән генә истә калачак.
(Җиңүчеләр белән соңрак таныштырырбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250