Талия һәм Зәлия теннисны яхшы уный
Спорт

Талия һәм Зәлия теннисны яхшы уный

Кызлар икътисад һәм бухгалтерлык хисабы белгечлеге буенча 2 курста белем ала.

Саба аграр көллияте базасында ТР урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары арасында өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды. 

Райондашларыбыз, Кенә авылы кызлары Ибраһимова Талия һәм Зәлия бу ярышларда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы командасы составында чыгыш ясады һәм беренчелекне яулады. Котлыйбыз!

Кызлар икътисад һәм бухгалтерлык хисабы белгечлеге буенча 2 курста белем ала.


Нет комментариев