Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Танылган шәхес иде ул... (фото)

Иртәгә ярышлар дип торганда, кичен Фәнис Энгелович Шәрипов шалтыратты. "Нурзада Гәрәевич, иртәгә Васыйл абый истәлегенә ярышлар бит. Инде менә ничә ел уза ярышлар, балалар аның нинди зур шәхес булганың беләләр микән? Ярышларны ачу тантанасы вакытында бәлки, шушы мөхтәрәм кешебез турында күбрәк сөйләрсез."

Васыйл Гарифуллин - татар милли көрәше буенча РСФСР ның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры. Менә шушы титуллары гына да бу кешебезнең кыска гына гомеренә зур бәяләмә булып тора. Районыбызда татар милли көрәшенә нигез салучы да ул булды. Дистәләгән еллар республикабыз җыелма командасының баш тренеры булып торды. Үз гомерендә сиксәннән артык Татарстан чемпионы әзерләгән тренер әлегә республикабызда юк.
Аның истәлегенә ярышларны оештыручы, аның эшен дәвам итүче, Норма мәктәбе физкультура укытучысы энесе Наил дә ул тарафтан зур эш башкарган, абыйсының тормыш юлын чагылдыручы бик матур стенд эшләткән. Мәктәпкә килеп керүгә иң беренче безне Васыйл Габделхәй улының көләч йөзе каршы алды.
Ярышларыбызга килсәк, бигрәк тә кечкенә балалар үз итә инде бу ярышларны. Әнә бүгенге ярышлар да 25 килограмм үлчәү авырлыгыннан башланып китте. Аннары Наил быел ярышларга үзенчә тагын бер яңалык керткән. Беренче сыйныфта укучы Норма балаларын аерым көрәштереп, алар арасында да көчлеләрне ачыклаттырды. Үзенең ясле-бакчага йөрүче улы Кәрим дә алар арасында бил алышып өченче булды. Менә бит, нәсел чылбыры ничек дәвам итә ул.
Әле ике атна элек кенә Бөрбашта Фидәил Шакиров истәлегенә ярышлар булып узган иде. Мәктәп директоры Гүзәл Бариеваның әйткән сүзләре әлегәчә колагымда тора. "Һай, өзгәләнде бер бала, медаль ала алмаганына. Үземдә булса, валлаһи, тага идем муенына". Шул балага дип махсус медаль алып килдем. Ул, Кариледән Динислам Мифтахов булып чыкты. Шул кадәр көчле булды, малаебызда җиңүгә омтылыш. Елапмы-елап көрәште... Ходайның рәхмәте, елау да бушка китмәде, өченче призлы урын яулады. Ике медальле, аның өстенә район гәҗитенең баш редакторы Вакыйф Зәкиевның акчалата бүләгенә дә лаек булды Динисламыбыз. Редакторыбызның икенче бүләге исә Нормабаштан авылдашы Нияз Мәрдановка тапшырылды.
РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмов та Лаештан хәтле кайтып, үзенең бүләкләрен Шеңшеңәрдән Риназ Закирҗановка һәм Чепьядан Илназ Мөхәммәтгалиевка тапшырып ките. Инде Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов, шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәрипов, бертуган Илшат һәм Ирек Шакиров, Рәфкат Муллагалиевлар турында әйтеп тә торасы юк. Елның-елында ярдәм кулы сузучылар алар. Көрәш федерациясе тарафыннан бирелә торган Диплом, Рәхмәт хатына быел Норма мәктәбе директоры Габделфәрт Хаҗиев һәи Илшат Шакиров лаек дип табылды. Федерация рәисе Фәрит Әхмәдиев аларны хуҗаларына тапшырды.
Оештыручыларның тагын бер матур гадәте бар, бәйрәмгә җыр-моң да кертеп җибәрәләр алар. Мәктәп укучылары тарфыннан башкарылган матур җырлар көне буена җитәрлек рух бирде. Кунакларны кайнар аш белән сыйлаган Флүсә Котдусова җитәкчелегендәге пешекчеләребезгә олы рәхмәт хисләрен юллыйбыз. Көрәшләр тәмамлангач, иң дулкыландыргыч минутлар команда беренчелеген чыгарганда була. Төп көрәш билгеле, келәм хуҗалары, яңгуллылар, чепьялылар арасында бара инде. Удмурт малайлары аеруча булдыра. Бу ярышларда да Ринат Хәйретдиновның 8 малае призлы урынга керде. Шулай да алар бер генә очкога оттырып, Кубокны келәм хуҗаларына бирергә мәҗбүр булды. "Кубок безнеке" дигән фикер ярыш ахырына кадәр барды, аларда. Өченче призлы урынны яңгуллылар яулады. Тренерлары Альберт Миннехановның озак вакыт авыруы сәбәпле, быел Смәел, Шеңшеңәр малайлары бик күп ярышларга килми калдылар. Бәхет дигәнең аларга да елмайды бу юлы. Ярышларда катнашып кына калмыйча, 3 егет призлы урыннар да яулады, хәтта.
Инде, Васыйл Гарифуллинның истәлегенә багышланган турнирның чемпионнары белән дә танышыйк. Нияз Габдуллин /беренче сыйныфлар арасында/, Ильяс Йосыпов /Чепья-25 кг/, Айнур Әсхәдуллин /Яңгул-30 кг/, Руфин Афанасьев /Чепья-35 кг/, Айзат Гәрәев /Балтач-40 кг/, Рөстәм Сираҗиев / Чепья-45 кг/, Анатолий Җивотников /Чепья-50 кг/, Самат Мөҗипов /Норма-55 кг/, Райнур Саттаров /Куныр-65 кг/, Марат Әхмәтҗанов /Салавыч-75 кг/, Айнур Ганиев /Норма - авыр үлчәү/.
Бу атнада бу егетләребез Актанышта беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Кубогына 1999 елгы һәм аннан соңгы елларда туган яшьләр арасында район данын яклаячаклар. Аннан кайтуга 25 апрельдә шушы ук яшьләребез Яңгулда Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә ярышларда көч сынашачаклар. Уңышлар юлдаш булсын барысына да!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250