Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Узган ел безнең өчен куанычлы булды

Аллага шөкер, татар көрәше дөньясында быелгы сезон безнең өчен гел шатлыклардан гына торды дисәк тә, һич ялгыш булмас шикелле.

Иң беренчесе, быел район күләмендә балалар һәм зурлар арасында узучы ярышларга тагын ике ярыш килеп өстәлде. Февраль аенда "Кызыл юл" җәмгыяте призына зурлар арасында, октябрь аенда бездә эшләп киткән теш табибы, якташыбыз Рафил Галимуллин истәлегенә балалар арасында менә дигән ярышлар узды.
Республика күләмендә узган ярышлар да берсе артыннан берсе безне сөендереп кенә тордылар. Биектауда узган Татарстан беренчелегендә 1997-98 елгы яшүсмерләребезгә тиңнәр булмады. Бу ярышларда Борнактан Илдан Әхмәтханов һәм Илнар Муллахмәтов чемпион булып танылдылар. Шушы ук егетләребез Чабаксарда узган Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап Илдан чемпион булып танылса, Илнар икенче, Чепьядан Илназ Минмуллин өченче урынны яуладылар. Яңгулдан Руслан Рәфыйков югары уку йортлары студентлары арасында икенче булса, Балтачтан Рушан Зарипов Казан шәһәре чемпионы булып танылды.
Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшчебез Данил Галиев истәлегенә узган ярышларда безнең Фердинанд Вәлиевка тиңнәр булмады. Актанышта беренче Президентыбыз М.Шәймиев призларына узган ярышларда Яңгулдан Руфил Хәбибуллин икенчче, Чепьядан Илнар Фазылҗанов икенче булып, командабыз алтынчы булган иде.
Татарстан Диния назәрәтенең Россия күләмендә оештырган көрәш ярышларында да безнекеләр катнашып, Нурфат Шәфигуллин белән Газинур Әхмәдиевлар икенче урынны яуладылар.
"Батырлар бәйгесе" дә безнең өчен эзсез калмады. Айдар Хәйретдинов беренче булса, Фердинад Вәлиев икенче булды. 1997-98 елгы егетләребез тагын бер зур җиңү белән Федерация кубогын районга алып кайттылар.
Инде менә зурларыбыз авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярышларда җиденче урынны яуласалар, Татарстан беренчелегендә бишенче булды. Ринат Хәйретдинов белән Ирек Әхмәтханов чемпион булып, Йошкар-Олада узачак Россия чемпионатында Татарстан данын яклап бил алышачаклар. Бу ярышларда Русланыбыз өченче булды. Әнә шулай итеп, ел рейтингы буенча без өченче баскычка күтәрелдек.
Соңгы вакытта район башлыгы Рамил Нотфуллинның егетләребез белән чәй өстәле артында очрашуы матур бер традициягә кереп китте. Район Советының кече залында кичә узган очрашу да куңелле мизгелләр белән башланып китте. Татарстанның атказанган спорт остасы республикабыз спортында ирешкән уңышлары өчен Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Район башлыгы ел нәтиҗәләренә кыскача тукталып, бер төркем көрәшчеләребезгә акчалата бүләкләр тапшырды. Аларга киләчәктә уңышлар теләде. "Сез безнең ата-бабаларыбыздан килгән традцияне дәвам итүчеләр, районыбыз көрәшчеләре өчен Сез үрнәк кешеләр булырга тиеш. Алар сезгә ияреп, район башлыгы призына 26-27 декабрьдә узачак ярышларда матур көрәш күрсәтерләр дип ышанып калам,"- дип тәмамлады ул үз чыгышын. Амин, шулай булсын. Шатлык өстенә шатлык өстәлеп торсын!
Фотолар тулы күләмдә (45 данә) биредә урнаштырылды: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
Фотолар баш мөхәррирнеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250