Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Володя йөгерүдән туктамый…

Гондыр авылында яшәүче Владимир Алексеев җиңел атлетика буенча Чиләбедә узган Рәсәй Чемпионатыннан борчылып кайткан.

- Алтынчы урынны гына яуладым бу юлы. Моңарчы беренче урыннан төшкәнем юк иде әле. Июль аенда республикабызда узган Татарстан беренчелегендә чемпион булып танылсам, ветераннарның республика Спартакиадасында 400 метрга йөгерүдә абсолют чемпион булган идем. Ә марафон ярышларында икенче килдем, - ди ветеран йөгерүче.

Борчылырга бер урын да юк. Илебезнең төрле почмакларыннан Краснодардан, Сахалиннан, Иркутскидан, илебезнең Үзәк өлкәләреннән, шул исәптән Татарстаннан җыйналган 400 дән артык йөгерешче арасында "алтын унлыкта" булу үзе зур җиңү. 60-65 яшьлекләр арасында алар 18 кеше булганнар. Беренче көнне - 5, икенче көнне 800 метрга йөгергән.

- Бу ярышларда минем кебек авыл кешеләре бөтенләй юк иде. Миңа шундый ярышта катнашырга мөмкинлек тудырга районыбыз җитәкчеләренә, аеруча юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясовка олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде ул аерылышканда.

Ә без үз чиратыбызда Володяны киләчәк ярышларда җиңүләрен күреп аз сөенмәбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250