Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда инде туп сугалар...

Яңгул авылында Спартакиада кызганнан-кыза бара. Шушы көннәрдә генә авылдашлары, күп еллар район "Сельхозтехника" берләшмәсен җитәкләгән, мәгьнәсез үлем аркасында яшьли арабыздан китеп барган Гыйльфан Әшрәфҗанов истәлегенә волейбол ярышлары оештырды.

Билгеле, ел саен оештырылып барган бу ярышларның башында бу юлы да Әшрәфҗановлар гаиләсе булды. Мәрхүмнең кул астында спорткомплекс директоры булып эшләгән Ринат Гарипов үзенең истәлекләре белән уртаклашканнан соң Татарстан Гимны яңгырады. Ярышлар ачык дип белдерелде.
Быелгы уеннарда 6 команда уйнарга теләк белдергән иде. Хәзерге болгавыр, кризис кичергән заманда бер авылда шушы хәтле кешенең уйнарга теләк белдерүе үзе күп нәрсәне сөйли. Беренчедән, авылдашларына хөрмәт зур булса, икенчедән бу уенны үз итүләре дияр идем.
Егетләребезгә хәтта мәктәптә кукчы кызлар да өстәлде. Кызларыбыз исә, чыныгу алган, район ярышларында призлы урыннарны яулаучы кызларыбыз. Әнә шулай итеп, көне буе Яңгул урта мәктәбе спортзалында яшьләр туп сукты. Кискен барды уеннар. Минем үземә дә уеннарның шаһиты булырга туры килде.
Турнирның җиңүчесе булып Тау асты урамы егетләре танылды. Икенче урынга Таулы урамы егетләре лаек булса, өченче урынны Түбән оч егетләре яулады. Гүзәл кызларыбыз исә дүртенче булдылар. Турнир ахырында егетләребезгә төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм күчмә Кубок тпшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250