Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда көнләштерерлек итеп яшиләр

Яңгул халкы күрше-тирәләрне көнләштерерлек итеп яши белә. Хакимият белән гади халык үзара аңлашып яшәүдән килә торгандыр инде ул. Быелгы Спартакиада да төрледән-төрле чаралар белән бик матур башлангыч алды.

Тугызынчы елын узучы бу чара вакытында халык нишләп кенә бетми. Кайсы кәшәкә тотып бозга баса, кайсы спортзалда туп суга, кайсы Шушмага төшеп балык ярышында көч сынаша, кайсы сәхнәдә ут уйната. Ватанны саклаучылар көнендә башка авылларда ир-егетләр нишләргә белмичә тинтерәп йөргәндә Яңгул авылы яшьләре һәркемнен күңелендә калырлык итеп уздыра белә. Әйткәнемчә, Спартакиада кысаларында бер көн хоккей уйнап кына узды. Авылның 4 урам командасы авылның танылган көрәшчесе, Татарстанның атказанган тренеры, авыл халкының яраткан "физругы" Газизҗан Газыймов истәлегенә кәшәкә суктылар.

- Уеннарның ничек барганың күрсәгез сез! Рәхәтләнеп ял итте бу көнне авыл халкы. Мәйданчык кырында пылау пешеп, чәй кайнап, коймак чыжлап торды. Билгеле , хуҗалык җитәкчесе Мәгьсүмҗан Сәйфетдинов ярдәме белән. Югары очлар җиңүче булсалар, түбән очлар икенче булды. Таулылар өчкә калды. Мәрхүмнең каенише Смәелдән Тәлгать Нәҗметдинов үз бүләкләрен иң өлкән уенчы булып танылган Илһам Фазлыевка, иң оста капкачы булган Алмаз Сабирҗановларга тапшырды. Ә инде Газиз абыйның уллары Азат белән Ирек уенчыларны медальләр, команданы Кубок белән бүләкләделәр. Балык тоту ярышлары да зур оешканлык белән узды, - дип үз күргәннәре белән уртаклашты, шушы чараларны башлап йөрүче Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов.

Шушы ук урамнардан җыйналган иң оста балык тотучылар да үзара ярышканнар. Тау осты балыкчыларына тиңнәр булмаган.Таулылар икенче булса, югары очлар өченче булган. Беренче урынга Ринат Нурмөхәммәтов чыккан. Икенче урында Дамир Закиров булса, өченчедә Васыйл Зарипов. Бу балыкчыларга тагын бер танылган көрәшчебез "Ива" мебель җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Хәсәнов үзләрендә ясалган җиһазлар белән бүләкләгән. Бу көнне дә "Яңа тормыш" җәмгыяте булышлыгы белән шашлык пешеп торган, казаннарда балык шулпасы кайнаган. Менә ничек яшиләр безнең Яңгулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250