Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ярышлар көрәшчеләрнең азлыгы белән истә калыр...

Көрәшчеләрнең азлыгы белән аерылды беренче ярышыбыз. "Арбор" җәмгыяте призына 1996-98 елгы яшьләр арасында узган ярышларга нибары 7 мәктәптән 43 көрәшче килгән иде.

Сәбәпләрен дә төрлечә аңлаттылар, миңа тренерлар. Беренчедән, сезонның беренче ярышына авырлык белән кереп китү, һәр ярышка хас күренеш.
Икенчедән, бу яшьтәге укучыларыбызның күбесе бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алалар. Күбесе укуларын ташлап кайта да алмаганнардыр инде.
Өченчедән, тренерларыбызның җавапсызлыгыннан да килгәндер инде бу хәл. Хәер, аерым очракларны искә алмаган да...
Елның-елында бер ярыштан да калмый килгән Шеңшеңәрдән Альберт Минңехановның хастаханәдә калуы, нинди көрәшчеләре белән дан тоткан Бөрбаш , Куныр авылларында тренерларның кыскартуга эләгүләре, аннан көрәшкә йөрүче балаларыбызның елдан-ел кими баруы. Үзебез спортны үстерергә кирәк дип "лаф орабыз". Менә шундый күңелсез уйларга этәрде безне бу ярыш.
Оештыручыларыбызга килгәндә, аларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек булмады. Менә дигән итеп әзерләнгәннәр арборлылар ярышка. Ярышларны тантаналы төстә ачу, тукландыру, бүләкләр тапшыру дисеңме... Барысы да наять барды. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевның да бик күңеле булып китте.

Ярышлар ике келәмдә 11 үлчәү авырлыгында барды.
Районыбыз чемпионнары булып исә түбәндәге укучыларыбыз танылды. Тимур Зайцев (Яңгул-36 кг), Айзат Гәрәев ( Балтач-40 кг.), Илнар Гәрәев (Балтач-43 кг.), Максим Прокопьев (Чепья-46 кг), Самат Мөҗипов (Нрорма-50 кг), Алмаз Гыйльметдинов (Арбор-55 кг), Айрат Габидуллин (Карадуган-60 кг), Илназ Минмуллин (Чепья-65 кг), Максим Максимов (Чепья-70 кг), Айрат Хәйруллин (Яңгул-80 кг), Руслан Рамазанов (Яңгул-югары үлчәүдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250