Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур бүләк

Дорга авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасы нигезендә төзелгән хоккей мәйданчыгы ачылды.

Доргалыларның шатлык-куанычларын район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да уртаклашты.

– Әлеге мәйдан район күләмендә уза торган хоккей ярышларын кабул итәр, яшьләрне спортка тартуда бер этәргеч булып торыр дип ышанам. Авыл халкына игелекле булсын, мәйданчыктан яшьләр өзелмәсен! – диде район башлыгы мәйданчыкны ачу тантанасында.

Федераль программа нигезендә сафка баскан 2 миллион 800 мең сумлык әлеге мәйданчыкның 800 мең сумын «Активист» хуҗалыгы күтәргән. Ә кичләрен уйнарга уңайлы, якты булсын өчен яктырткычларны «Гранит» җәмгыяте урнаштырган.

«Заманча мәйданчык  егетләребезнең күптәнге хыялы иде.  Җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт. Уйнар өчен зур мөмкинлекләр булгач, нәтиҗәләребез, җиңүләребез дә зур булыр», ди Фирдания Алексеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев