Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

«30 мең сум күчереп тора алмыйсыңмы?»

Әле күптән түгел генә үземнең ватсап аша да минем таныш-белешләрдән 30 мең сум акча сорап, смслар юллаганнар иде

Бүгенге көндә кырыкалдар-ларның ятьмәсенә күп кеше эләгә. Әле күптән түгел генә үземнең ватсап аша да минем таныш-белешләрдән 30 мең сум акча сорап, смслар юллаганнар иде. Шөкер, бу смска берәү дә ышанмаган, алар сораган картага берәү дә акча күчермәгән. Әгәр сезгә берәр кеше исеменнән акча сорап смс килә икән, аңа җавап бирмичә, номер иясенә шалтыратып, аннан шундый хәбәр алуыгыз турында әйтергә кирәк. Мин кырыкалдарлар корбаны булмам дип әйтә торган түгел. Көн саен алар төрле юллар аша кешегә зыян салу өчен «тырыша». Соңгы арада Госуслуги аша кешенең мәгълүматларына һәм анда сакланган документ белешмәләренә карата «һөҗүмнәр» еш күзәтелә башлады. Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллинаның әйтүе буенча районыбызда соңгы җиде айда гына да шундый 15 җинаять теркәлгән. Искәртеп китәбез, сезгә Госуслуги хез-мәткәре булып шалтыратып, кырыкалдарларның сезнең Госуслугига керүләрен, ягъни взломать итәргә теләүләрен әйтеп, алардан саклар өчен ярдәмнәрен тәкъдим итәрләр. Бу очракта да сездән нинди генә код сорасалар да бирәсе түгел, алар әйткән телефон номерларына да шалтыратырга кирәкми.

— Әгәр дә Госуслуги порталында шәхси кабинетларга рөхсәтсез керү, ягъни взлом була икән, 115 номерына шалтыратып, анда оператор әйткән тәртиптәге саннарны җыеп, сезнең кабинетны взломать итүләрен хәбәр итәргә була. Анда утырган техник хезмәткәрләр сезнең кабинетны ябып куеп, аңа зыян килүдән саклап кала алалар һәм шушы ук тәртиптә шалтыратып, кабинетны кире ачтырып та була. Эш сәгатьләрендә мондый эшләрне МФЦ хезмәткәрләре эшли. Ә эш сәгатьләреннән тыш вакытта 115 номерына шалтыратып кына да Госуслугиегызны яптырып куя аласыз, — ди район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина.

Кырыкалдарлардан сакланыйк, аларның әкиятенә ышанып, фатирларын, машиналарын сатучылар, аларга бирер өчен зур суммаларда кредитлар алучылар да бар. Уяу булырга өйрәнсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев