Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язларның кайгылы хәбәре

Балтачның тагын бер батыр улы һәлак булды

1 апрель көнне Балтач үзенең батыр улы – десантчы, махсус хәрби операция барышында геройларча һәлак булган Рөстәм Фәйзрахманов белән хушлашты.

Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов 2002 елның 22 октябрендә Балтач бистәсендә туа. Беренче сыйныфтан XI сыйныфка кадәр Балтач гимназиясендә белем ала. Укыган вакытта спортны яратуы, физик яктан нык булуы белән аерылып тора. Офицер гаиләсендә тәрбияләнгән егет 2020 елның 25 ноябрендә хәрби хезмәткә алына, Омск шәһәренә җибәрелә. Бер ел хезмәт иткәннән соң, аны данлыклы һава-десанты гаскәрләренең Псков шәһәрендә урнашкан атаклы Кызыл байрак-лы Суворов орденлы Чернигов дивизиясенә кабул итәләр. Рөстәм һава-десанты гаскәре разведкасында махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк канлы сугыш эчендә, 2022 елның апрелендә яралана, госпитальдә ятып чыкканнан соң, ул яңадан ут эченә керә. 2022 елның июнендә һөҗүм барышында янында снаряд шартлый, Рөстәм контузия ала, Майкоп шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдән соң хәрби хәрәкәтләр ветераны кыска вакытлы ялга, Балтачка кайтып килде. Дуслары-якыннары белән аралашканда ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады, Ватан каршында изге бурычын үтәүне тиешле дип кабул итте.

Озак та үтми Рөстәм янәдән сугышчан дуслары янына, дәһшәтле ут эченә юл ала. 2023 елның 20 мартында Санкт-Петербург шәһәре госпиталендә мәңгегә күзләрен йома.

Әти-әнисенең, туганна-рының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Хуш, бәхил бул, Балтачның батыр улы Рөстәм! Синең исемең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

 

Балтач район Советы,

район башкарма комитеты,

Балтач хәрби комиссариаты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

7

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу