Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаштан ярдәм сорап хат килде (+фоторепортаж)

Безнең Көшкәтбаш авылында 55 яшьлек ялгыз Асия Муллагалиева яши.

Ул кияүдә булмаган. 9 ел элек авыру әнисен карап озатты. Моңарчы сәдакә акчасына яшәде, колхоз да элегрәк елларда ярдәм итте. Коймаларын тотты, миченә ягарга утын да бирде. Хәзер инде утын кирәкми, чөнки моржа башы ишелгән, ягарга яраклы түгел. Өендә 10 ел элек колхоз куйдырган җылыткыч таш бар, ул да быел эшләмәде, чыбыклары янып, өзелеп, 15 көн суыкта утырды. Бу мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгына ничә шалтыраттым, телефонын алмады, "Уңыш" җәмгыяте җитәкчесен урында туры китерә алмадым. Кыскасы, беркем дә ярдәм итәргә алынмады. Балтачтан таныш электрчыны чакыртып, җылыткыч ташның чыбыкларын алыштыртып ялгаттым. Хәзергә өе җылынды, тәртип.
Шулай ук икенче мәсьәлә дә бар. Асия апаның өенең түбәсе бик начар хәлдә (фотолардан күренә), шуңа берәр җирдән ярдәм булмасмы икән? Районыбызда мәрхәмәтле кешеләр күп бит, кем белә, әллә мәрхәмәтле җитәкчеләр әлеге гозерне тыңлап, ярдәм кулы сузар.

Гөлшат Ганиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250