Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өч җиләк тиз ябыктыра

Җәй – бик тиз ябыгып була торган вакыт, дип белдерә диетологлар.

Гәүдәне матурлар өчен өч төрле җиләк кулланырга кирәк икән. Алар – кура җиләге, бакча җиләге һәм караҗиләк (черника).

Караҗиләктә аскорбин кислотасы һәм клетчатка күп. Ул туйганлык тойгысы бирә һәм артык ашаудан саклый. Бу җимештәге антиоксидантлар организмны экологиянең начар йогынтысыннан чистарта. Матдәләр алмашынуын яхшырту сыйфаты тиз ябыгырга ярдәм итә.

Бакча җиләгендә С, К, В витаминнары, калий, магний һәм фолий кислотасы күп, ул арыганлыктан котылырга ярдәм итә. Бу җиләк иммунитетны күтәрә һәм ябыктыра.

Кура җиләге диабет үсешен тоткарлый. Ул организмны яхшы чистарта, кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ябыгу