Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Замирә Рәҗәпова: “Йөклелек – дөньяга игълан итә торган яңалык түгел”

Танылган алып баручы, сценарист, режиссер Замирә Рәҗәпованың өченче баласын көтүе турында төрле имеш-мимешләр йөри. Үзе ул бу хакта ачылып сөйләми. Шулай да безнең үтенеч буенча, Замирә эксклюзив рәвештә “ШК”га серен ачарга булды.

“Йөклелек – рәсми рәвештә дөньяга игълан итә торган яңалык түгел ул. Үзем дә, ирем дә моңа каршы. Ләкин эчем түгәрәкләнә башлаганны күпләр сизеп алды. Йөклелек чорының яртысын уздым. Үземне яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Ләкин Инстаграмдагы сәхифәмне күзәтеп баручы табибым эшләргә рөхсәт итми, шелтәли. Үзең беләсең, Аяз белән дә ахыргача эшләп йөрдем. Данил белән дә бала тудыру йортына сәхнәдән киттем. Бу юлы мөмкин кадәр сакланырга тырышам. Нигездә эшебез онлайн форматта бара”, - диде безгә Замирә. 

Кызмы, малаймы икәне әлегә билгеле түгел, ди ул. “Кыз булыр кебек. Тик кем булса да, исән-имин тусын”, - ди бәхетле әни.

Мәгълүм булганча, Замирә “Мирас” ансамбле музыканты Максим Куприянов белән ике ул үстерә.

Эльвира ШАКИРОВА

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zamir-rpova-yklelek-dnyaga-iglan-it-torgan-yaalyk-tgel-1599142204

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев