Шул уңайдан әлеге вакыйганың райондашларыбыз белән бәйле мәгълүматларын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
Чечня Республикасында барган хәрби бәрелешләрдә районыбыз җирлегеннән барлыгы 150 кеше катнашкан, бүгенге көндә шуның 131е район хәрби комиссариатында исәптә тора.
Әлеге канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, гомерләрен куркыныч астына куеп, намус белән хезмәт иткән ир-егетләребез арасында медальләр, Күкрәк билгеләре белән бүләкләнүчеләр дә бар.
Суворов медале ияләре: Алексей Александрович Агеев (1980нче елгы), Рафил Рәкыйп улы Галиев (1980), Рафаэль Нәгыймула улы Галимуллин (1979), Рамил Васыйл улы Зыятдинов (1981);
Жуков медале иясе: Руслан Байрон улы Ситдыйков (1980);
"Гвардия" Күкрәк билгесе белән Руслан Ибадулла улы Дәүләтов бүләкләнә.
Фото: http://vedsimvol.mybb.ru/viewtopic.php?id=1902
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев