2020 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак
Төрлесе

2020 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак

Икенче яртыеллыкта Россиянең 83 регионында торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын индексацияләү булачак. Татарстанда, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4% ка артачак.

Киләсе елда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары Чечняда (6,5%), Кабарда-Балкар Республикасында (5,4%) һәм Дагыстанда (5,2%) иң аз үзгәрешләрне Ненец автономияле округында яшәүчеләр тоячак (2,4%). Мәскәүдә коммуналь хезмәтләр уртача 5% ка, Санкт-Петербургта – 3,8% ка кыйммәтләнәчәк. Калган төбәкләрдә тарифлар 3,6-4,9 % ка артачак, дип яза Ватаным Татарстан.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


жкх түләүләр

Нет комментариев