Әнвәр Нургалиевка тагын операция булган
Төрлесе

Әнвәр Нургалиевка тагын операция булган

Кайбер кешеләр мине йөздәге җыерчыкларны тарттырам (подтяжка лица) дип уйлаганнар.

Әнвәр Нургалиевның узган ел борынына ясаткан операциясе уңышсыз чыккан. Операцияне тагын бер тапкыр кабатларга туры килгән. Җырчы күп еллардан бирле гайморит белән интегә икән. 

«Дуслар, мин өйдә. Кайбер кешеләр мине йөздәге җыерчыкларны тарттырам (подтяжка лица) дип уйлаганнар. Үләм хәзер. Юк, борынга операция ясаттым. Узган елны ясатканы уңышлы чыкмады. Бүген төш вакытында чыгардылар. Әлегә хәл юк. Тик өйнең стеналары да дәвалый бит», – дип сөйләгән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148520/
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев