Авыр минутларда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт
Төрлесе

Авыр минутларда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт

Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, без күргән хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын.

22 сентябрь көнне гаиләбезгә зур кайгы килде. Янгын чыгу сәбәпле, йорт-җиребез янып, көлгә әйләнде.

Шушы авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, районыбыз мәчетләренә, мәктәп-балалар бакчасы коллективларына, җирле үзидарә, күмәк хуҗалыклар һәм аларның җитәкчеләренә, районның башка оешмаларына гаиләбез исеменнән ихлас рәхмәтләре-безне белдерәбез.

Йортыбызны юк иткән янгын безнең өчен зур сынау булды, ләкин сезнең ярдәм белән җимерекләрне җыюда катнашуыгыз, матди һәм рухи ярдәмегез аркасында без бу кайгыда үзебезнең ялгыз түгеллекне аңладык.
Сезнең игелекле гамәлләрегез һәм битараф булмавыгыз безгә бу сынауны узарга көч бирә. Авыр көннәрдә ярдәмгә килгән һәр кешегә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, без күргән хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын.

Ихтирам белән Җәләевлар гаиләсе,
Әтнә авылы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев