2015 елның 28 май көнендә Балтач ГХАТ(ЗАГС) бүлегендә 100 нче баланың тууы рәсмиләштерелде.
Әхсәнетдинов Айдар Хәйдәр улы белән Чулпан Рәкыйп кызының гаиләсендә беренче балалары дөньяга аваз салды, сабыйга матур мәгнәле Әдилә исеме кушылды. Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар, Әхсәнетдиновлар гаиләсенә дә тазалык-саулык, бәхет-шатлык белән исән-имин нарасыйларын үстерергә насыйб булсын. Яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев