11 һәм 12 июль көннәрендә Азнакай Татарстанныӊ «яшь гвардиячеләрен» кабул итә.
Ике көн дәвамында активистлар төрле очрашуларда катнашачаклар, сәяси яктан белемне күтәрү юнәлешендә тренинглар үткәрү дә каралган. Азнакай шәһәре һәм районы белән танышу да файдага булыр дип көтелә. Икенче көнне төп чаралар: зур киӊәшмә һәм алда торган бурычлар буенча фикер алышулар планнаштырылган.
Бу мәртәбәле киӊәшмәдә Балтач районнынан Илһам Гайнетдинов («яшь гвардиячеләрнеӊ район җитәкчесе) һәм Равилә Шариповалар (Балтач гимназиясе) катнашалар.
Фото: http://vk.com/wall97334508?own=1
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев