20нче ноябрьдә Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче һәм тернәкләнүче инвалидлар hәм пенсионерлар "Тукай - Кырлай" музеенда экскурсиядә булдылар.
Татар халкының бөек шагыйре Габдула Тукай иҗатына багышланган музейда булу райондашларыбызга бик ошаган. Өлкәннәребез музейда куелган сыннар, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышкан, тарихи истәлекләрне барлаган. "Социаль туризм» программасы кысаларында үтүче мондый төр экскурсияләрдән ял итүчеләр һәрдаим канәгать кала, ди оештыручылар.
Гүзәл Фатыйхова фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев