Районда автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау бистәнеӊ үзәк урамы - Ленин урамыннан башланды.
Юлларда йөргәндә, куелган өстәмә юл билгеләренә игътибар итсәк иде. Чөнки, игътибарсызлык, саксызлык һәм тизлекне дөрес сайламау нәтиҗәсендә юл һаләкәтләре еш булып тора.
Юллар коелма һәм асфальтобетон кулланып төзәтәлә, дип хәбәр итә Балтач №1нче юл төзү идарәсе («МДСУ»). Көннәр җылына төшкәч, юлчылар кайнар асфальтобетон файдалануга күчәчәк, нәтиҗәдә, чокырларны ремонтлау күләме сизелерлек артачак.
Фото: http://smolavtodor.ru/raboty/tekushhie-raboty/smolenskavtodor-provodit-yamochnyj-remont-ulicy-klovskaya.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев