Балтачта карбыз ашап агуланалар
Төрлесе

Балтачта карбыз ашап агуланалар

Беркөнне Балтачта яшәүче дустыма шалтыратам: "Карбыз ашап, гаилә белән агуланып ятабыз әле, бәйрәмнәрдә күбрәк ашалды бугай", ди.

Икенче көнне карбыз күтәреп кайтып килгәндә күршемне очраттым. Ул да: "Өченче көн инде рәткә килә алмыйбыз, карбыз-кавын ашап агуландык", ди.

Алып кайткан карбызыма шикләнеп карап куйдым. Балаларга аз гына кисеп бирдем дә, калганын ераккарак яшердем.
1, 2... көн үтте, әле дә кагылырга куркам. Мөгаен, ашамабыздыр, ташларбыз гына инде. Яшисе килә бит...

Фото: https://chestno24.com/kak-vybrat-arbuz/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев