Ниһаять, хәйран зур акчалар тотып капиталь ремонт үткәргәннән соӊ Балтач бистәсенеӊ Ленин урамында урнашкан район кулланучылар җәмгыятенеӊ үзәк ашханәсе эшли башлады.
Иске бинаныӊ кул тимәгән нигезе һәм кирпечләре генә калгандыр: идән һәм түшәм, түбә алыштыру, стеналарны яӊадан ныгытып эшләү, яӊа тәрәзәләр кую, җылылык һәм электр системасын, канализацияне алыштыру, яӊа пешерү җиһазлары, залда утыру өстәлләре һәм урындыкларын алыштыру - санап китсәӊ зур эш башкарылган.
Ашханәнеӊ эчке өлешенә дә зур үзгәрешләр кергән, хәзер мондагы иркен залда 140-160 кешелек туйлар үткәрү мөмкинлеге булдырылган.
Ә тамак ялгыйм дисәӊ, ашханә көндәлек иртәнге 8дән кичке 10га кадәр эшли. Рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев