Бер ханым 5 игезәк кыз тапкан
Төрлесе

Бер ханым 5 игезәк кыз тапкан

Бер ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя.

25 яшьлек Манита Сингхны 26 атналык көмәне белән вакытында алда тулгагы башланганнан соң хастаханәгә китерәләр. Бер генә бала табам дип йөргән яшь ханым УЗИга бармаган, шуңа күрә әлеге сюрпризны көтмәгән дә була. Ике ел элек бердәнбер улларын югалткан яшь гаилә башлыгы куанычыннан нишләргә белми.
- Минем биш кызым да исән-сау булырлар дип өметләнәм, - дигән ул журналистларга.

Әлеге искиткеч вакыйга Һиндстанда була.

Берьюлы 5 игезәк туу 60 миллионга бер генә очрак туры килә икән. Биш игезәкнең бер җенестән булуы тагын да сирәк очрый торган күренеш, дип яза "Российская газета".
Фото: zt16

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев