Бүген 2 нче ноябрь көнне районыбызда ике зонада - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылларында ярминкәләр булып узды.
Бу ярминкәләрдә авыл хуҗалыклары белән беррәттән мәктәпләр һәм балалар бакчалары да катнашты. Узган ярминкәдән аермалы буларак, монсында суган һәм иткә сорау зуррак булды.
Мәктәпләр - кайнатмалар, салатлар, ә балалар бакчалары - пешкән ризыкларны күп саттылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев