Бүген кичтән һава торышы үзгәрәчәк: синоптиклар яшен һәм көчле җил булачак дип кисәтә.
Кызу көннәрдән соң яңгыр явасын көт тә тор инде, диләр. Татарстан синоптиклары бүген кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы турында кисәтә. Көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил. Өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын токка ялганган килеш калдырмавыгыз сорала. Кулчатырларыгызны да онытмагыз!
Фото: http://www.stihi.ru/2012/11/21/6719
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев