Янгын бүлеге шушы көннәрдә "Наз"да ял итүчеләрне кабул итте.
Чепьядагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар янгын бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышып, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә. Менә бу заезда да ял итүчеләрне янгын бүлегенә экскурсиягә алып килделәр. Бүлек җитәкчесе Р. Минһаҗев быелның ун аенда булган янгыннар, коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл-транспорт һәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде. Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерлары да искә төшерелде.


Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев