Чутай мәдәният йортында район Советының 2024 ел йомгакларына багышлап уздырылган утырыштан кайтаваз
Җиңү өчен дип тырышып хезмәт куюлар, хезмәтебезне менә шушылай зурлап күрсәтүләр тагын да насыйп булсын
Чутай мәдәният йортында район Советының 2024 ел йомгакларына багышлап уздырылган утырышы узуы безнең җирлек өчен зур горурлык булды. Мондый чараны уздырганчы башта итәк чабуыңны җыярга кирәк, күпме тырышлык таләп ителә. Бер-ике кунак кына килсә дә өйне көнозын тәртиплисең. Бердәм эш нәтиҗәсе һәрчак балкып тора ул. 100ләп кеше чакырылган иде бит.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов та катнашты, авылыбыз егете, Табигать байлыкларын файдалануга күзәтчелек итүче регионара Идел-Нократ Федераль идарәсенең җитәкчесе Шакиров Фаяз Фәнил улын күрү дә безнең өчен искиткеч зур шатлык.
«Кызыл Юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе сәләтле, һәрвакыт яңалыкларга омтылып эшләүче Фердинанд Нургаян улы Хәйруллинга рәхмәт сүзеннән башка нәрсә әйтеп була. Башка районнарда колхоз — кооперативлар бетү ягында торган заманда безнеке үсә, үрләр яулый. Мегафермалар, мәктәп, бакча, мәдәният йортлары, чишмәләре, асфальт юллары гына ни тора бит!
Нөнәгәр авыл җирлеге җитәкчесе Илһам Наил улы Закиров белән бер булып эшләүләре гади авыл халкы өчен үзе зур куаныч. Эшләгән кеше авылда акчасын да ала, яши дә. Шәһәр кешесеннән ким яшәми хәзер авыл халкы. Һәркемнең үзеннән тора.
Башка район, республикадан килгән кешеләргә күрсәтә алырлык эшләребез, уңышларыбыз, нәтиҗәләребез бар шул безнең.
Кунакларны мәдәният йортының фойесында Нөнәгәр авыл җирлегенең уңган халкы тырышлыгы белән төзелгән бик бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Мөхәммәдиев Расих абый, Нәҗипова Гөлзифа апа, Нөнәгәр мәктәбенең хезмәт укытучысы Шәмсутдинова Алсу апаларның эшләрен районда гына түгел, республика да беләләр. Алар үзләренең кул эшләре белән бик күп күргәзмәләрдә катнашкан шәхесләр. Гарипова Залиянең пешерү осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Гараева Әнисә дә үз эшенең остасы.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә дә безнең Чутай, Нөнәгәр авыл халкы бергәләп бик актив эш башкара. Аларның эшләре авыл, район, безнең өчен дә горурлык. Үз эшеңне күрсәтә белгән очракта гына зур уңышларга ирешеп була.
Чарада район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллинның чыгышы ахырында безнең җирлеккә карата әйтелгән рәхмәт сүзләре һәркем күңеленә хуш килгәндер. Мондый зур район советы утырышлары безнең җирлектә булу чиксез сөендерә. Килгән кунаклар безнең тормышны, яшәү, эшләү шартларын күреп китте. Мәктәп — балалар бакчасы бинасын карарга кергән кунаклар гади матурлыкка сокланды.
Хәзерге заман таләпләре белән бизәлгән бүлмәләрдән нур бөркелеп, үзенә тартып тора. Җылы балалар чыгышы белән каршы алганнары, ягымлы карашлары өчен кунаклар мәктәп, бакча коллективына алга таба да эшләрендә уңышлар теләделәр.
Бер җылы сүз ишетү күңелләрне үстерә. Тагын да эшләргә омтылыш бирә . Безнең җирлектә үткән чара да күңелләргә җылылык бүләк итте. Шушы җирлектә яшисең, эшлисең икән, синең уңыш җирлек өчен горурлык булсын! Бәлки илләребез дә тынычланып китәр әле. Җиңү өчен дип тырышып хезмәт куюлар, хезмәтебезне менә шушылай зурлап күрсәтүләр тагын да насыйп булсын.
Зөлфидә Тлякова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев