“Яз гүзәле” бәйгесе татар гореф-гадәтләрен, мәдәният үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән
Казанда «Яз гүзәле-2025» бәйгесе старт алды. Бәйге яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Ел саен әлеге чара Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан оештырыла.
17 ел дәвамында югары уку йортларында укучы кызлар өчен оештырылучы #Язгүзәле бәйгесендә райондашыбыз, Балтач кызы Динә Зарипова да катнаша. Динә КФУда икенче курста белем ала.
Сөйкемле райондашыбызга матурлык һәм талант бәйгесендә уңышлар телибез һәм аның җиңүеңә ышанабыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев