«Главный юл»ны ясап куйганнар
Төрлесе

«Главный юл»ны ясап куйганнар

Юллардагы, урамнардагы юл билгеләренең дөрес куелмавы, булмавы, булып та тормавы соңгы айларда шоферларда ризасызлыклар тудырып алды. Ләкин ул вәзгыять озакка бармады, әйтүгә, хәбәр итүгә тиешле органнар машина хәрәкәтләрен җайга салды.

Нариман урамындагы зиратны узгач та юл билгеләре дөрес куелмаган дип шалтыратучылар булды, аны тәртипләп куйганнар, хәзер биредә төп юлның кайсы икәнлеген күрсәтүче знак тора. Һади Такташ урамындагы аңлашылмаучанлыкны да җайлы гына хәл итеп куйганнар. Әйткәнне көтмичә дә эшләп булгандар инде аларны, тик без андый түгел шул, сүз булганын көтәбез, шуннан соң гына ялт иттереп, җиренә җиткереп эшләп куябыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев