Ике егет бозда агып киткән
Төрлесе

Ике егет бозда агып киткән

Түбән кама районы Кызыл Чишмә авылыннан ерак түгел урында алар боз өстенә утырып карарга була.

Әмма көчле агым аларны эчкә алып кереп китә. Үзләре ярга чыга алмаган егетләргә ярдәм итәргә коткаручыларны чакыртырга туры килә. "Көймә ярдәмендә 1994 һәм 1999 елгы егетләр ярга чыгарылды", - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: intertat.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев